Логотип «Мәйдан» журналы

Мөслимдә татар милли ризыклары җыелмасы чыгарганнар

Әлеге тартмага 13 төрле ризык кергән: корт, кайнатма, авыл каймагы, чәчәк балы, Мөслим районында җыелган үлән чәе, чәк-чәк, как, “Мөслим бармаклары” дигән татлы ризык, каклаган һәм ысланган каз, ат са...

Әлеге тартмага 13 төрле ризык кергән: корт, кайнатма, авыл каймагы, чәчәк балы, Мөслим районында җыелган үлән чәе, чәк-чәк, как, “Мөслим бармаклары” дигән татлы ризык, каклаган һәм ысланган каз, ат салосы, казылык һәм чүпрәгә салынган ипи.

xl_97805192e4ec622e98fc385c676d4e82


Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин идеясе белән, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан чыгарылган бу “Мөслим продукты”н кибетләр челтәрендә сату өчен һәм районга килгән кунакларга җирле ризыкларны күчтәнәчкә биреп җибәрү өчен кулланачаклар.



“Продукциябез − хәләл. Тартмасының тышлыгында Мөслимгә хас милли бизәкләр ясалган”, - ди районның Аппарат советы җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов.
Ел фасылына бәйле рәвештә, җыелмаларның составы һәм милли бизәкләрнең төсләре үзгәрәчәк икән.
Киләчәктә кооператив төзеп, җитештерүне киңәйтергә ниятлиләр мөслимлеләр.

P.S. Тартмасын кош оясы итеп тә файдаланырга була, ди.
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 

Комментарийлар