Логотип «Мәйдан» журналы

Мөслимдә беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды

Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял паркында беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды, дип яза җирле "Авыл утлары" газетасы. Бәйрәмдә катнашучыларны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге...

Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял паркында беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды, дип яза җирле "Авыл утлары" газетасы. 
Бәйрәмдә катнашучыларны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Җаббаров сәламләде һәм зур җиңүләр теләде.
Көймә ярышына 40ка якын кеше килгән иде. Ярыш бик кызу барды. Беренче урынны Мөслимнән Ларис Бариев яулады, икенче урынны Раиль Шакирҗанов (Мөслим), ә өченче урынны Әхмәтҗанов Ильшат (Алабуга) алды. Иң өлкән катнашучы булып Васыйл Хәбибуллин танылды. Ә иң яшь катнашучы Рүзәл Ханов булды.
Катамаранда 6 гаилә ярышып, беренче урынны Мөслимнән Хафизов Айдар гаиләсе яулады. Икенче урында Хантимеров Илнар (Мөслим) гаиләсе, әз генә калышып өченче урында Кәрамов Ренат (Мөслим) гаиләсе калды.
Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге әзерләгән истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота тапшырылды, диелә язмада.
 

Фото: muslumirc.ru


Комментарийлар