Мөслимдә – 100, ә Чаллыда – 7 мең
Кичә, 26 октябрьдә, Чаллы шәһәрдә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр.Бу сабый – Алексей Карпачёв – Ольга һәм Станислав Карпачёвлар гаиләсенд...
Кичә, 26 октябрьдә, Чаллы шәһәрдә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр.
Бу сабый – Алексей Карпачёв – Ольга һәм Станислав Карпачёвлар гаиләсендә туган икенче бала икән. Ә Мөслим Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 100 нче бала теркәлде: Лилиана Кадырова – Айрат һәм Ләйсәннең беренче балалары.
Комментарийлар