Логотип «Мәйдан» журналы

Мона Лизага диагноз куйганнар...

Америка галимнәре Мона Лизаның елмаю серен ачкан.Алар Леонардо да Винчи картинасында төшерелгән хатынга гипотиреоз — калкансыман биз гормоннары җитешмәү — диагнозы куйган, дип яза “Русия бүген”сайты.Б...

Америка галимнәре Мона Лизаның елмаю серен ачкан.
1536294598_mona-liza-foto
Алар Леонардо да Винчи картинасында төшерелгән хатынга гипотиреоз — калкансыман биз гормоннары җитешмәү — диагнозы куйган, дип яза “Русия бүген”сайты.
Белгечләр фикеренчә, шушы авырудан интеккән гүзәл зат вәкилләренә бит мускуллары йомшаклыгы аркасында ярым елмаю хас. Әлеге галимнәр Мона Лизадагы бу чирнең башка билгеләрен дә күрә алган: кул чуклары шешенке, тән тиресенең сарырак төстә булуы, сирәкләнгән чәчләр, каш һәм керфекләр булмау, зоб авыруы билгеләре.
Кыскасы, бүгенге көнгә Мона Лизага 12ме, 15ме төрле диагноз куелган. Ләкин портрет буенча гына моны эшләп була микән? Әллә бу галимнәрнең үзләренә диагноз куяр вакыт җиткәнме?
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар