Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә булган теракт аркасында 5 кеше үлгән, 6 кеше яраланган. Мөхәммәд пәйгамбәр мәчетенә кереп баручы террорчы үзен-үзе шартлатты, диелгән иде.
Мәчеттә теракт оештыручылар "шайтаннар", диде мөфти. Аның ассызыклавынча мондый гамәлләр ислам кануннарына тулысынча каршы килә. "Алар мөселманнар түгел. Бары тик без алардан зыян гына күрәбез", – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти хәзрәтләре үз вәгазендә әхлаклы, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата итагатьле, мәрхәмәтле булырга, динебез кушканча гомер итәргә, Аллаһка сыенып яшәргә чакырды.
Комментарийлар