Логотип «Мәйдан» журналы

Мөфти Иранның хөрмәтле галиме белән очрашты

7 май көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Гөлистан районыннан килгән күренекле галим Гыйсамеддин Сәлахетдин Күклән бел...

7 май көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Гөлистан районыннан килгән күренекле галим Гыйсамеддин Сәлахетдин Күклән белән очрашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
dsc00308 Фото: http://dumrt.ru
Хөрмәтле кунак Татарстан мөфтиен шәригать һәм дин гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Ул бүгенге көндә, рәсми мәгълүматлар буенча, Иранда 10 миллион сөнни мөселман гомер кичерүе, иң тыгыз рәвештә аларның Гөлистан, Заһидан һәм Хоросан районнарында яшәүләре турында әйтте. Кунакның сүзләренчә, бары Заһиданда гына дини уку йортларында 200 мең шәкерт белем ала. Бөек сөнни имам Җүвәйни һәм мәшһүр галим Мөхәммәд Шәриф Җүрҗани – шулай ук тумышы белән Ираннан, дип белдерде галим.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, проектлары турында сөйләде һәм атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең китапларын бүләк итте.

Комментарийлар