
Беренче каналда эфирга чыга торган "Модный приговор" тапшыруын алып баручысының Казанга бу беренче килүе түгел. 2014 елның нояберендә узган семинарында алма төшәрлек тә урын булмаган дип сөйлиләр.
Бу юлы да бик күп халык җыелган. Калабызның дизайнерлары, җырчылары, берсеннән-берсе матур киенгән туташлар басып алган иде фойены. Оештыручыларның осталыгына аерым тукталып үтәргә кирәк - ашау-эчү, дегустация, калын-калын мода журналлары, косметолог һәм визажист тарафыннан бушлай бизәндерү - барысы да бар иде монда.
Семинар үзе өч сәгатькә сузылды. Маэстро Көнчыгыштан дөньяга таралган мода юнәлешләре турында сөйләде. Кием-салым, аяк киеменнән тыш, ул тарихның мөһим даталарын атамыйча калмады. Модага гына түгел, архитектура һәм интерьерга да еш тукталды.
Йөрткән исеменә карамастан, Маэстро бик гади һәм ачык кеше. Тамашачыларын көлдерде, ахырдан һәр теләгән кунак белән фотога төште.
Моннан тыш, тәнәфес вакытында лотерея отыш булды. Бүләкләр арасында спонсорлар тарафыннан хәтта бриллиант алкалар уйнатылды. Танылган артистлар арасында да җиңүче бар иде. "Ямьле" төркеме солисткасы Альбина Казыһанова Корстон отелендә "Комфорт" дәрәҗәле ике кешелек бүлмәдә бер тәүлек яшәү мөмкинлегенә лаек булды.
Калабызның танылган исемнәре арасыннан бу мәҗлестә "Миллениум" радиосында "ТакНадоШоу" тапшыруын алып баручы Лиля Оранжевая, "Эфир" каналында һава торышы дикторы Анастасия бар иде. Мәҗлес конферансьесы "Карнавал" бәйрәм оештыручы компаниясенең җитәкчесе Айдар Садыйков булды. Әлеге семинарның генераль спонсоры "Клиника СЛ" медицина үзәге.
Комментарийлар