Логотип «Мәйдан» журналы

Мода тарихчысы Александр Васильев Россия модасында яулыклар "җиңәчәген" юрый

Мәскәүдә танылган мода тарихчысы, сәнгать белгече Александр Васильевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.Китапта игътибар үзәгендә - узган һәм киләчәк елларның модасы буенча карашлар. Васильев фике...

Мәскәүдә танылган мода тарихчысы, сәнгать белгече Александр Васильевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.



Китапта игътибар үзәгендә - узган һәм киләчәк елларның модасы буенча карашлар. Васильев фикеренчә, алдагы елларда һаман да әле "унисекс" стиленә өстенлек биреләчәк. Шуның белән бервакытта Россияне "мөселман киемнәре модасы үтеп керү, яулыклар җиңүе" көтә. Бу хакта мода тарихчысы биш ел элек үк сүз кузгаткан иде инде. "Мин бу турыда биш ел элек тә әйттем, миңа: без яулык ябып йөрмиячәкбез, диделәр. Ә мин сезгә әйтәм, йөриячәксез һәм үзегез теләп", - дип сөйли Васильев.




Фото: https://islam-today.ru

Комментарийлар