Мобиль кушымта аша ата-аналар мәктәп укучыларының билгеләрен күрә алачак
Ата-аналар өчен чирек азагында балаларының билгеләрен күрү һәм мессенджер функциясе аша укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бирә торган «Дневник.ру» дигән яңа кушымта эшләгәннәр.Аны эшләүчеләр беренче...
Ата-аналар өчен чирек азагында балаларының билгеләрен күрү һәм мессенджер функциясе аша укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бирә торган «Дневник.ру» дигән яңа кушымта эшләгәннәр.
Аны эшләүчеләр беренче чиратта төбәк кулланучыларын истә тоттык, диләр. Чөнки анда күбрәк мобиль интернет белән кулланалар. Әлеге кушымта бик әкрен тизлектә дә эшли. Шулай итеп әти-әниләргә үз баласын нинди очракта да контрольдә тотарга мөмкинлек барлыкка килә.
Бу мобиль кушымтадан укучы турында тулы мәгълүмат: алынган билгеләре, өйгә бирелгән эшләр, расписание, мәктәпкә килү-килмәве һ.б. алып була. Махсус аналитик система әти-әниләргә нинди фәннәргә күбрәк игътибарлы булырга, балага нинди темалар авыррак бирелүе һәм ярдәм кирәге, чирек һәм яртыеллыкка нинди билгеләр чыгу ихтималы турында хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк.
Бу хакта "Известия" басмасы хәбәр итә.

Комментарийлар