Логотип «Мәйдан» журналы

“Моабит дәфтәрләре” дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында Муса Җәлилнең татар һәм рус телләрендә атаклы “Моабит дәфтәрләре” дөнья күрде. Китап шагыйрьнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әзерләнде.Искә алу кичәсе 15 февральдә 16.00 сәг...

Татарстан китап нәшриятында Муса Җәлилнең татар һәм рус телләрендә атаклы “Моабит дәфтәрләре” дөнья күрде. Китап шагыйрьнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әзерләнде.moabit-500x500
Искә алу кичәсе 15 февральдә 16.00 сәг. Мәскәү шәһәрендәге Татар мәдәни үзәгендә (Малый Татарский пер., 8 нче йорт) үткәрелә. Кичәдә китапның төзүчесе, Татар китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех катнашачак.
Шулай ук 15 февральдә 15.00 сәг. Казандагы “Ногай” кунакханә комплексының Г. Тукай залында “Татмедиа” АҖ тарафыннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә булачак.

Комментарийлар