Логотип «Мәйдан» журналы

Мисырлы "күпирлелек" өчен суд каршына басачак

Мисыр хокук саклаучылары күпирлелектә шикләнелүче хатын-кызны кулга алган.Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, Лямия М. рәсми теркәлгән никахлы килеш башка ир-ат белән никах укыткан. Сорау алу вакытында 25...

Мисыр хокук саклаучылары күпирлелектә шикләнелүче хатын-кызны кулга алган.
Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, Лямия М. рәсми теркәлгән никахлы килеш башка ир-ат белән никах укыткан. Сорау алу вакытында 25  яшьлек хатын-кыз кияүдә булган килеш башка ир-атка гашыйк булуы һәм җирле шәехтән киңәш сорап баруы турында сөйләгән. Мондый хәл ислам кануннарына каршы килүенә карамастан, дин кешесе әлеге ханымга икенче ир-ат белән никах укытырга рөхсәт биргән. Хәзер полиция хезмәткәрләре бу шәехнең кем икәнлеген ачыклау өстендә эш алып бара.
Чыганак: https://islam-today.ru/novosti/2018/10/04/zitelnica-egipta-predstanet-pered-sudom-za-mnogomuzestvo/
Фото: https://islam-today.ru

Комментарийлар