Мисырда туристка акула ташланган
Мисырда акула ташланып, Чехия туристы һәлак булган. Җирле басмалар хәбәр итүенчә, фаҗига популяр булган Марса-Алам курортында килеп чыккан. Ерткыч балык турист ярдан 20 километр ераклыкта аквалан...
Мисырда акула ташланып, Чехия туристы һәлак булган.
Җирле басмалар хәбәр итүенчә, фаҗига популяр булган Марса-Алам курортында килеп чыккан. Ерткыч балык турист ярдан 20 километр ераклыкта акваланг белән су астында йөзгәндә ташланган. Ир-атның гәүдәсен күпмедер вакыттан соң гына курорт шәһәренең пляжында табып алганнар. Мисырда әлеге ир гаиләсе - хатыны һәм баласы белән ял иткән булган. Хәзерге вакытта әлеге гадәттән тыш хәлне махсус комиссия тикшерә.
Исегезгә төшерәбез, Мисырда мондый фаҗига 2015 елда килеп чыккан иде - ул вакытта акула Германия туристын үтерде.
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар