Мисбах картка хөкем карары чыгарылды
Яр Чаллы шәһәре суды табиб-травматологны атып үтерүдә гаепле дип танылган 86 яшьлек Мисбах Сәхабетдиновка карата карар чыгарды.Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, табибны үтерергә үзара күптәнге...
Яр Чаллы шәһәре суды табиб-травматологны атып үтерүдә гаепле дип танылган 86 яшьлек Мисбах Сәхабетдиновка карата карар чыгарды.

Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, табибны үтерергә үзара күптәнге низаг сәбәп булган. 2008 елның 8 июлендә Сәхабетдинов, кул бармагы имгәнүе сәбәпле, 4 нче шәһәр сырхауханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Кабул итү барышында травматолог бабайга түбәтәен салырга куша. Тик бабай табиб үтенечен башкарудан һәм кабинеттан чыгып китүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, медицина ярдәме сорап килгән бабайны мәҗбүриләп чыгаралар.
2013 елның җәендә Сәхабетдинов, үч алу нияте белән, таяк рәвешендә ату коралы һәм берничә патрон ясый. 2014 елның маенда ул янә табибка килә, кабинетта таякны эш өстәленә куеп, чакмасына баса, тик корал, төзек булмыйча, атмый.
Коралны камилләштереп, 2015 елның 11 декабрендә Сәхабетдинов янә сырхауханә ишек төбенә килеп, табибны көтә. Иртән эшкә килүче корбанын күреп, бабай атып җибәрә. Күкрәге яраланудан табиб җан бирә.
Яр Чаллы шәһәре суды карары нигезендә, Сәхабетдинов 6 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар