Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәләнең Яңа Мәлкән авылында Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган шигъри марафон үтте

Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган “Җыр булып яши күңелдә” дип исемләнгән шигырь марафоны үтте, дип язылган "Минзәлә" газетасында....

Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган “Җыр булып яши күңелдә” дип исемләнгән шигырь марафоны үтте, дип язылган "Минзәлә" газетасында.
55ba72c39af368b3249db57b75d5b15f_xl
Шигъри марафон "Сагыну " (М.Җәлил сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җыры белән башлана.
"Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. М.Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлилне күз алдына китерәбез. Ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы", - диелә язмада.
Марафон аудио язмалар тыңлау һәм шигырьләрен уку белән дәвам итә.
"Моабит дәфтәрләре" кырык үлем, кырык яктан янап торган вакытта иҗат ителәләр. Никадәр авыр тойгылар басымы астында язылсалар да, аларның нигезендә яктылыкка, хаклыкның тантанасына, фашизмның җимереләчәгенә тирән ышаныч ята. Андагы шигырьләр алдагы көнгә күз ташлыйлар, яшәү һәм иҗади хезмәтне раслыйлар, мәхәббәт һәм бәхетнең үлемнән көчлерәк булуын җырлыйлар, - дип яза автор.
Кичә “Кызыма (Бишек җыры)” - караоке җырлау белән тәмамлана.

Комментарийлар