Минзәләдә иң актив китап укучыларны ачыкладылар
Минзәлә районара үзәкләштерелгән китапханә мәгълүматлары буенча, китап укучыларның гомуми саны — 23 470. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.«2020 ел нәтиҗәләре буенча өлкәннәр арасында иң ак...
Минзәлә районара үзәкләштерелгән китапханә мәгълүматлары буенча, китап укучыларның гомуми саны — 23 470. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2020 ел нәтиҗәләре буенча өлкәннәр арасында иң актив китап укучылар — Валентина Блинова, Радик Зарипов, Зифина Абударова, Лидия Козелкова.
Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында 1нче урта мәктәптән — Эльвина Самерханова, Полина Тюкина, Рената Хөснетдинова, 3нче урта мәктәптән — Адель Самерханов, гимназиядән — Әмир Сафеев һәм балалар бакчасыннан — Әминә Сафеева», — дип уртаклашты районара үзәкләштерелгән китапханә директоры Резедә Ягъфәрова.

Фото: https://menzelinsk.tatarstan.ru/
Комментарийлар