Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәлә театрының күренекле артисты Рөстәм Муллин вафат

72нче яшендә Минзәлә театры актеры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин вафат. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.Рөстәм Муллин бүген Минзәләдә җирләнә. Мәрхүм белән хушлашу Минзәлә театры янын...

72нче яшендә Минзәлә театры актеры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин вафат. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
Минзәлә театрының күренекле артисты Рөстәм Муллин вафат
Рөстәм Муллин бүген Минзәләдә җирләнә. Мәрхүм белән хушлашу Минзәлә театры янында 15:00 сәгатьтә була.
Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, Рөстәм Муллин авырып ятмаган, иртә белән кинәт кенә вафат булган. “Хатыны Рәзинә апа кичә генә гастрольләрдән кайтты. Янында булган”, - диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

  • Рөстәм Муллин тумышы белән Кукмара районының Каркаус авылыннан. Минзәлә театрында 1972 елдан бирле эшләгән.


Фото: minzalateatr.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182936/

Комментарийлар