Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәлә театры Кәрим Тинчуринның беркайчан да сәхнәләштермәгән пьесасын куя

17 ноябрьдә Минзәлә татар драма театры Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да куелмаган “Каракүз” әсәрен сәхнәгә чыгара. Бу хакта “Та...

17 ноябрьдә Минзәлә татар драма театры Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да куелмаган “Каракүз” әсәрен сәхнәгә чыгара. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
clipboard17-1
“Каракүз” пьесасының кулъязмасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана. 2015 елда Милли китапханә Кәрим Тинчуринның ике әсәрен – “Каракүз” һәм “Нәни абый” әсәрләрен аерым китап итеп бастырып чыгарды. Әсәрләрнең кулъязмаларын өйрәнүче, гарәп язуыннан гамәлдәге татар язуына күчерүче, җентекле фәнни мәкалә, аңлатмалар һәм искәрмәләр белән нәшриятка әзерләүче – Милли китапханәнең гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, археограф һәм текстолог Раиф Мәрданов.
Минзәлә театры директоры  Роберт Шәймәрданов бу әсәр китап булып чыккан дигән хәбәр чыгуга ук сәхнәләштерергә алынулары хакында әйткән.
“Бу – бик күләмле, бик четерекле әсәр. Кайбер урыннары Тинчурин каләменә охшамаган да кебек. Без инде Кәрим абыйның әсәрләренә күнеккән – драма булсын, комедия булсын, каләме икенчерәк. Бәлки, темасы бик катлаулы булганга, хөкүмәт турында тәнкыйди сүзләр әйтелгәч, бастырып чыгарырга курыккандыр”, - дип сөйли Роберт Шәймәрдәнов әсәр турында.
“Борынгы тормыштан музыкалы мелодрама” дип аталган “Каракүз” 4 пәрдә, 5 күренештә. Китапта аның күләме 107 бит. Театр директоры әйтүенчә, тулысы белән куйганда бу 4 сәгатьлек спектакль дигән сүз. Пьесаны спектакль 2,5 сәгать барырлык итеп кыскартканнар. Андагы төп геройлар – биюче кыз Каракүз, кол егет Иделбай, Алтын Урда ханлыгының Бәрләс олысы бәге Җанбәк.
“Вакыйгаларның төгәл вакыты һәм урыны ачыкланмый, - дип аңлата Роберт Шәймәрданов. – Анда гади халыктан чыккан кыю биюче кызның падишаһ тарафыннан куелган җитәкчене кулга төшерүе сурәтләнә. Мондагы төп каршылык – ул вакыттагы сыйнфый көрәш”.
Спектакльнең режиссеры – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, композиторы – Эльмира Галимова, баш рольне Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин башкара, Каракүз ролендә – Минзәлә театры артисткасы Динара Акматова.
“Безнең максат Кәрим абыйның иҗатын ачу, моңарчы билгесез әсәрләрен калкытып чыгару иде. Ул бу темага бик күп язмаганга күрә, аны икенче яктан ачарга теләдек”, - дип билгеләп үткән театр директоры. Ул бу спектакльне тамашачы яратыр дигән өметләрен белдерде.
“Әле моны беркем сәхнәләштермәде. Без үзебезчә, кыюланып, бу эшкә алындык. Өмет һәрвакыт зурдан, әмма бәяне тамашачы бирер”, - ди ул.
 
 

Комментарийлар