Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО гендиректорына полилингваль комплекслар проектын тәкъдим итте
Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе укучыларны 2020 елның 1 сентябрендә кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк. Бу хакта бүген...
Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе укучыларны 2020 елның 1 сентябрендә кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк. Бу хакта бүген IV Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев белдерде.
![0130-1](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2019/03/0130-1.jpg)
“Татарстан быел полилингваль мәгариф комплекслар төзелешен башлап җибәрде. Алар ике дәүләт телендә - рус һәм татар телендә, һәм халыкара инглиз телендә көндәш булырлык белем бирүне тәэмин итүгә, нәтиҗәле белем бирү тәҗрибәләрен куллануга юнәлтелгән. Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе 2020 елның 1сентябрендә укучылар кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" дип аталачак”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Заманча полилингваль мәгариф комплексын булдыру проекты ЮНЕСКОның генераль директорына Одре Азулега тәкъдим ителде.

Комментарийлар