Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда яңа әдәби-сынлы парк ачу тантанасында булды
Кичә Арча районы Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылга...
Кичә Арча районы Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды.
Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылган.
ТР Дәүләт Киңәшчесе биредә иң элек Габдулла Тукайның мемориаль музей комплексында булды.
Быел музей экспозицияләре Габдулла Тукайның үги әтисе Сәгдетдин Салиховның (Сәгъди абзый) архив документлары белән баетылган. Элегрәк аның туу һәм вафат булу даталары билгеле түгел иде. Хәзер исә музейда мондый документлар да урын алган. Моннан тыш, анда Тукайның үги атасының шәҗәрәсен дә күрергә мөмкин. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, мемориаль музейда төзекләндерү эшләре дә башкарылган.
Музей комплексында булганнан соң, Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар белән бергә, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр китерде.
Мәртәбәле кунаклар авыл зиратында да булып, Сәгъди абзыйның каберен зыярат кылды һәм чәчәкләр китерде.
Соңрак барысы да әдәби-сынлы паркка юнәлде. Анда Минтимер Шәймиев һәм Лотфулла Шәфигуллин кызыл тасманы, тантаналы рәвештә, кисте һәм парк мөмкинлекләрен карады. Паркта Су анасы, Шүрәле, Батыр, шулай ук, Сәгъди абзый һәм кечкенә Апушның сыннары урнаштырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: металлик сыннар республиканың иң яхшы осталары тарафыннан, заманча технологияләр буенча лазерлы эшкәртүне файдаланып, эшләнгән.
Моннан тыш, территориядә Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр, шагыйрьнең иҗаты турында Татарстанның танылган шәхесләре цитаталары язылган китапларның зур битләре урнаштырылган. Анда ук гасыр буе үскән нарат та бар: аны 1893 елның язында Габдулла Тукай һәм Сәгъди абзый утырткан булган. Парктан сукмак елгага юнәлә, анда исә кое төзекләндерелгән һәм ял мәйданчыгы булдырылган.
“Рухи һәм матди мирасны саклау буенча эшләгән эшләребезне без буыннан-буынга тапшыра алуыбызны үз күзләрем белән күрдем. Шундый авыр вакытларда рухи яңарыш өчен күп нәрсә эшләнелүенә күңел сөенә. Без шул юнәлештә эшләргә тиеш. Монда башкарылган эшләргә мин шаккатам. Биредә гап-гади бакча иде, аны нинди матурайтканнар!” - диде Минтимер Шәймиев канәгатьлек белән.
Лотфулла Шәрифуллин, үз чиратында: “Мин бу җирлектә яшәдем, шунда укыдым. Паркны төзекләндерү идеясе Зиннур Мансуровның “Тукай белән әңгәмә” китабыннан соң туды. Һәркем үз милләте өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Битараф булмаучылар берләште һәм әлеге ишегалдын һәм паркны булдырды. Һәр кеше, Тукайны белмәгән очракта да, аның кем икәнен аңларга тиеш. Паркның бурычы шул”, - диде.

Комментарийлар