Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев хастаханәдән чыккан

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев дәваланып, хастаханәдән чыккан. Аның белән төшкән фотосын "Татспиртпром" генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов үзенең Instagram битендә урнаштырган. Фото...

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев дәваланып, хастаханәдән чыккан. Аның белән төшкән фотосын "Татспиртпром" генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов үзенең Instagram битендә урнаштырган.
shajmiev Фото: www.instagram.com/irekminnakhmetov
- #нашбабайвдобромздравии, - дип язып куйган ул фото астына.
Исегезгә төшерәбез, Шәймиевнең авырып китүе турында 25 гыйнвар көнне Казанга Владимир Путин килгәч билгеле булган иде. Аңа хәтле Шәймиев үзенең шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатырга да килә алмаган иде.
Путин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Шәймиев янына хастаханәгә бардылар, анда алар Болгарда төзелеп килүче дини академия, шулай ук Россиядә ислам мәгарифе үсеше турында фикер алыштылар.
 
Чыганак: prokazan.ru

Комментарийлар