Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев: Татарстан үсеше көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасына бәйле

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл” беренче полилингваль белем бирү комплексы төзелеше...

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл” беренче полилингваль белем бирү комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Минтимер Шәймиев: Татарстан үсеше көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасына бәйле
“Без беренче комплекс буенча төзелеш мәйданчыгына чыктык”, - диде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, Татарстан мондый проектларны сыйфатлы һәм вакытында гамәлгә ашырырга сәләтле.
Совещание по вопросам строительства полилингвального образовательного комплекса в Казани. Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев
Беренче комплексны 2020 елда тапшыру да әһәмиятле. Ул елда республиканың 100 еллыгы билгеләп үтелә. “Татарстан үсеше көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасына бәйле. Яңа полилингваль комплекс — ул заманча белем бирү процессын үстерү юнәлешләренең берсе", — диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Мәктәп төзелеше һәм 165 нче мәктәп бинасын реконструкцияләү эшләре бер үк вакытта алып барылачак, диде “Грань” подрядчы оешманың генераль директоры Леонид Анисимов.
Совещание по вопросам строительства полилингвального образовательного комплекса в Казани. Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев
Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182522/

Комментарийлар