Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев КФУда педагогик белем бирү үзенчәлекләре белән танышты

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан (Идел буе) федераль университетында булды һәм вузда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре бел...

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан (Идел буе) федераль университетында булды һәм вузда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минтимер Шәймиев КФУда педагогик белем бирү үзенчәлекләре белән танышты
КФУда укытучылар әзерләү классик модель буенча да, педагоглар профильле институтларда белем алганда бүленешле модельда да алып барыла. Соңгы модель белән Минтимер Шәймиевне Физика институты мисалында таныштырдылар. Узган елдан университетта интегратив типтагы педагогик магистратура төзи башладылар.
Посещение  Казанского федерального университета Государственным Советником Республики Татарстан М.Ш. Шаймиевым
Физика институтында булганнан соң, Минтимер Шәймиев, республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм Илшат Гафуров КФУның педагогика буенча магистрлык программалары өчен җаваплы Психология һәм мәгариф институтына юнәлделәр.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе мәгариф процессында яңалыклар һәм соңгы елларда булдырылган укытучыларны әзерләү инфраструктурасы белән таныша алды. Аерым алганда, ул һәм вузның башка кунаклары КФУның өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-мәгариф үзәкләре лабораторияләрендә булдылар.
Посещение  Казанского федерального университета Государственным Советником Республики Татарстан М.Ш. Шаймиевым
"Минем студентлар һәм укытучылар белән сөйләшү мөмкинлеге булды. Бар гореф-гадәтләр, бар костяк, студентларның кәефе яхшы. Без берничә лабораториядә булдык, һәм безнең республикада иң яхшы заманча белем бирү методларын гамәлгә кертә алуыбызга ышаныч туды», – диде Шәймиев.
Моннан тыш, кунаклар Халыкара мөнәсәбәтләр институтында, шулай ук Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында булдылар. Нәтиҗәдә, КФУга килгән кунаклар хәзер төп бурычны хәл итү буенча эш алып барылырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр: педагогик белгечлекләрне тәмамлаучылар конкрет мәктәпләргә барып җитәргә тиеш, аларның эшенә ихтыяҗ булырга тиеш.
Посещение  Казанского федерального университета Государственным Советником Республики Татарстан М.Ш. Шаймиевым
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182930/

Комментарийлар