Минтимер Шәймиев Илдар Ханов тарафыннан төзелгән Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды
7 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Уракчы бистәсендә Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды. Фото:...
7 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Уракчы бистәсендә Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Әлеге гыйбадәтханә ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай Дәүләт премиясе лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе (Бөтен галәм гыйбадәтханәсе) төрле диннәр вәкилләренең һәм халыкларның туганлыгын һәм татулыгын чынга ашыручы уникаль архитектура комплексы булып тора һәм мәгърифәтчелек эшләре алып баручы, яшьләргә эстетик тәрбия бирүче мәдәни үзәк буларак төзелгән.
Илдар Ханов Бөтен галәм гыйбадәтханәсе төзелешен 1970 нче елларда әти-әнисенең агач йорты янында төзи башлаган булган һәм гомеренең соңгы көненә кадәр төзегән.
М. Шәймиев республика хакимиятенең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре белән бергә бинаның архитектурасы белән танышты, картина галереясында, тамашачылар һәм күргәзмә залларында, китапханәдә һәм Илдар Хановның остаханәсендә булды. Бинаның интерьерын Илдар Ханов, Россиянең һәм Татарстанның танылган рәссамнары ясаган монументаль сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре бизи.

Комментарийлар