Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев: Безнең күпмилләтле мәдәниятебезне беркем дә юкка чыгара алмый

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Көнбатыш илләренең Россия мәдәниятен юкка чыгару омтылышына үз фикерен әйтте.«Мәдәният – халыкның җаны, ул буыннарны бәйләп тора торган зирә...

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Көнбатыш илләренең Россия мәдәниятен юкка чыгару омтылышына үз фикерен әйтте.
«Мәдәният – халыкның җаны, ул буыннарны бәйләп тора торган зирәклек һәм гореф-гадәтләр. Без үз мәдәниятебез белән көчле. Ул безне бердәм халык һәм бердәм ил итеп саклый. Күпмилләтле мәдәниятебезне үстергәндә һәм саклаганда гына, аны беркем дә юкка чыгара алмаячак», - диде Минтимер Шәймиев шимбә көнне Мәскәүдә узган «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында.
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Россиянең көчсез булырга хакы юк дип әйтте. Ил үзенең җирен, халкын, гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен сакларга-якларга тиеш.
Форумда катнашучыларга Шәймиев гел хезмәттә булырга, алга хәрәкәт итәргә, шулай ук китап укырга киңәш итте. Беренче чиратта ул Габдулла Тукай әсәрләрен укырга кирәк, диде.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/mintimer-saimiev-beznen-kupmillatle-madaniyatebezne-berkem-da-yukka-cygara-almyi-5853391

Комментарийлар