Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев "Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиясен бәяләде

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина гимназия эчендә булдылар һәм "Адымнар-Ча...

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина гимназия эчендә булдылар һәм "Адымнар-Чаллы"да белем алачак балалар белән аралаштылар.



ТР Дәүләт Киңәшчесенә бина буйлап экскурсия уздырдылар, гимназия укучылары белән таныштырдылар. Минтимер Шәймиев мәктәпнең эчен уңай бәяләде - эргономияле җиһазлар, матди-техник тәэмин ителеш. Исегезгә төшерәбез, әлеге полилингваль гимназия - дүртенче. Хәзерге вакытта республика буенча аларның санын алтыга җиткерү планлаштырылган.
Якын киләчәктә Чаллыда яңа гимназиягә өстәмә рәвештә тәүлек буе эшли торган кампус һәм балалар өчен белем бирү лагере барлыкка килергә мөмкин.

Минтимер Шәймиев фехтовальщиклар белән аралашты һәм республикада спортның әлеге төре актив рәвештә үсә дип искәртте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе ике касә урнаштырылган бассейнны да карады. Минтимер Шәймиевкә гимназия директоры Азат Галиев аңлатканча, биредә гадәти йөзүдән тыш, су астында йөзү секциясе дә планлаштырылган - шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениесендә беренче тапкыр.

Укучыларның туклануына аерым игътибар бирелде. "Мәктәп туклануы" комбинаты Чаллы укучылары өчен әзерләнә торган продукцияләрен тәкъдим итте. Әлеге гимназиягә иртәнге һәм төшке ашларны алар китерәчәкләр.

560 урынга исәпләнгән актлар залы мөһим чаралар үткәрү өчен оешмаларның игътибарын җәлеп итте инде. Әйтик, гимназиядә бу залда берьюлы берничә иҗат берләшмәсе, шул исәптән "Рок мәктәбе"дә шөгыльләнәчәк. Катнашучылар кунаклар өчен җыр башкардылар һәм лаеклы алкышларга күмелделәр.

"Бүгенге вакыйга гадәти түгел, әмма ул җитлеккән. Ярый әле без бу идеяне гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып тотындык. Әлегә безнең илдә аналоглар юк. Без балаларыбыз үсеп, белем алсын һәм дөнья күләмендә конкурентлыкка сәләтле булсын өчен эшлибез. Балалар, гимназиядә булган вакытта, алар мәктәптә булуларын тоймасын өчен, шәхес үсеше өчен уңайлы мохит булдыру мөһим", - диде Минтимер Шәймиев экскурсия ахырында.

Фото: http://www.nabchelny.ru/


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе


 

Комментарийлар