Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов хастаханәләргә һәм учреждениеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика табибларына һәм социаль хезмәткәрләренә 187 яңа автомобиль, шул исәптән «Бердәм Россия» инициативасы буенча сатып алынган өч «Мобиль поликлиника» меди...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика табибларына һәм социаль хезмәткәрләренә 187 яңа автомобиль, шул исәптән «Бердәм Россия» инициативасы буенча сатып алынган өч «Мобиль поликлиника» медицина комплексы тапшырды.

Миңнеханов хастаханәләргә һәм учреждениеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды
«Тормыш сыйфаты белән бәйле бар нәрсә күп очракта сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасының көйле эшеннән тора. Без транспорт чараларының нинди хәлдә булуын игътибар белән күзәтәбез, чөнки ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре — сәламәтлек саклау системасының бик мөһим элементы», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Автотехниканы тапшыру тантанасында шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова катнашты.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/29/192482/

Комментарийлар