Миңнеханов торак базарын үстерү буенча РФ Дәүләт Советының эшче төркеме утырышын уздырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркеме утырышын уздырды. Чарада Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗ...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркеме утырышын уздырды. Чарада Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн тәртибендәге төп тема - милли проектларны һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча комплекслы планны тормышка ашырганда кулланыла торган төзелеш материалларына бәя бирү булды.

«Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру бәяләрне формалаштыру механизмнарына турыдан-туры бәйле, диде. Ул искәртеп узганча, әлеге тема быел 12 апрельдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә тикшерелгән», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Татарстан Президенты төзелеш тармагы рентабельле булырга тиешлеген, ләкин шул ук вакытта тармакта бәя кую кагыйдәләрен закон нигезендә беркетергә кирәклеген җиткерде.

Утырыш кысаларында төзелеш материалларына бәяләрне җайга салу, төзелеш ресурслары базарында көндәшлекле мохит булдыру һәм башка актуаль мәсьәләләр кузгатылды.

Комментарийлар