Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов: Татарстанның Бавария белән нәтиҗәле хезмәттәшлек мисалы - Siemens һәм Linde

Кичә Мюнхенга эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария дәүләт канцеляриясе җитәкчесе Флориан Херрманн белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты рәсми порталында хәбәр ит...

Кичә Мюнхенга эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария дәүләт канцеляриясе җитәкчесе Флориан Херрманн белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты рәсми порталында хәбәр ителә.Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республика белән Бавария арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең ике ачык мисалы булып Siemens һәм Linde белән тыгыз элемтә торуын билгеләп үтте.
Миңнеханов: Татарстанның Бавария белән нәтиҗәле хезмәттәшлек мисалы - Siemens һәм Linde <br>
«Алар озак еллар безнең күп кенә проектлар буенча партнерларыбыз булып торалар. Siemens төрле өлкәләрдә эшли: сәламәтлек саклау, нефть химиясе, энергетика, цифрлы технологияләр. Без алар белән зур проектларны, бигрәк тә энергетика өлкәсендә, гамәлгә ашырабыз», - дип хәбәр итә Татарстан Президенты сүзләрен матбугат хезмәте.
Визит в Федеративную Республику Германия, г. Мюнхен
Linde белән республика берничә эре проектны тормышка ашырды, киләчәктә этилен комплексы төзелеше гамәлгә ашыру күздә тотыла.
«Барлык документлар да имзаланды инде, һәм Lindeдан 500дән артык кеше бу проектка җәлеп ителгән. «ТАИФ»тан хезмәттәшләребез бүген һәм иртәгә барлык бу программалар буенча эшләячәк», — дип сөйләде әңгәмәдәшенә Республика Президенты һәм үзара файдалы хезмәттәшлек Бавариядән берничә башка компания белән дә үстерелә дип өстәде.
Визит в Федеративную Республику Германия, г. Мюнхен
Яклар шулай ук мәгариф өлкәсе, туризм, спорт һәм мәдәни алмашуда хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Флориан Херрманн хезмәттәшлек турында конкрет документ булдырырга килештеләр.
«Без ике бавар компаниясе, Siemens һәм Linde продукциясенең югары сыйфатлы булуы һәм партнерларыбыз арасында танылуы белән горурланабыз», — дип сөйләде Бавария дәүләт канцеляриясе җитәкчесе һәм алар өчен Татарстан белән Бавария арасындагы мөнәсәбәтләрнең алга таба үсеше мөһим булуын өстәп әйтте.
Визит в Федеративную Республику Германия, г. Мюнхен
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181214/

Комментарийлар