Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов: Татарстан АКШ вузлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә

Татарстан Американың ике югары уку йорты: Woz-U Университеты һәм Потомак Университеты белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә. Фото: Эдуард ХайруллинТатарстан Президенты Рөстәм Миңнех...

Татарстан Американың ике югары уку йорты: Woz-U Университеты һәм Потомак Университеты белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә.
print_4427527_3300373 Фото: Эдуард Хайруллин
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода уку йортлары вәкилләре белән узган очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без АКШның югары белем бирү учреждениеләре белән элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин. Әлеге программа балалар бакчасыннан башлап югары уку йортына кадәр өзлексез белем бирүне күздә тота. Аерым алганда, инглиз телен һәм IT өлкәдә белем бирү программасын тирәнтен өйрәтүне гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.
«Бүген мондый программаларга ихтыяҗ зур һәм аларның яхшы перспективасы бар. Шунысы игътибарга лаек: әлеге программалар балалар бакчаларыннан башлап өзлексез белем бирүне күздә тота», - дип искәртте Татарстан Президенты.
Моннан тыш, студентларга ике диплом тапшырылачак: Потомак Университеты сентябрь аенда ТИСБИ белән шундый килешү имзалаган инде.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/23/173915/

Комментарийлар