Миңнеханов: "Татар тарихына кагылышлы җитди планнар бар"
Тарих институтының 20 еллыгына багышланган күргәзмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар тарихына багышланган җитди экспозиция ясарга кирәклеген әйтте. Президент фикеренчә, Татарстанның килә...
Тарих институтының 20 еллыгына багышланган күргәзмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар тарихына багышланган җитди экспозиция ясарга кирәклеген әйтте.
Президент фикеренчә, Татарстанның киләчәген аның нигезен өйрәнгәннән соң гына күреп булачак.
Татарстан дәүләтчелеге музеенда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган күргәзмә экспонатлары белән танышырга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар тарихына кагылышлы бик җитди планнар бар дип белдерде. Күргәзмәдә шулай ук дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар иде.
Тарих институты мөһим эшләр башкара, диде Миңнеханов. “Республиканың киләчәген, аның нигезен өйрәнгәннән соң гына күрәчәкбез. Һәркем үз тарихын белергә тиеш. Татар тарихына багышланган җиде томлык имеш-мимешләргә түгел, ә фундаменталь документларга таянып язылган. Безнең тарихны, мәдәниятне, динне барлыкка китергән шәхесләр күрсәтелгән. Бүгенге көндә бу безнең өчен бик мөһим. Әйтик, татар дин белгечләре иң көчлеләрдән саналган. Ә хәзер бездә ниндидер бер вакуум барлыкка килде”, - диде Татарстан президенты.
Миңнеханов сүзләренчә, кайбер сораулар, әйтик, кырымтатарлары белән тарихи туганлык тамырларын тергезү, Төркия белән тарихи параллельләрне, керәшеннәрнең тарихын өйрәнү бүген дә актуаль булып кала.
Татарстан президенты татар тарихына багышланган җитди экспозиция ясарга кирәклеген дә әйтте. Кремль биналарын яңарту, тергезү планнары бар. Алар Татарстан халкы өчен генә түгел, килгән кунаклар өчен дә кызыклы булырга тиеш, диде Миңнеханов.
Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Тарих институты чыгарган җиде томлык “Татар тарихы” китабын зур уңыш дип атады. “Эш кайный биредә. Моңа кадәр безнең мондый хезмәт ясый алган юк иде. Аның мөмкинлекләре дә булмады, бигрәк тә идеологик яктан” диде Шәймиев.
Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, татар тарихы белән кызыксынучылар бигрәк тә яшьләр арасында арта, ди. Җиде томлык белән танышырга сайтка керүчеләр күп икән. “Татарның килеп чыгышы турында 5 минутлык ролик әзерләгән идек. Ул бик тиз таралды. Хәзер 15 минутлык видеоролик ясыйбыз, аннары ислам диненә багышланган ролик та булачак,” ди Хәкимов. Тарих институтының “Татармультфильм” белән уртак проектлары да бар. Киләчәктә алар бөтен татар тарихын мультфильм итеп күрсәтергә исәплиләр.
Чара кысаларында җиде томлык “Татар тарихы” китабы коллективына Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Академик Рафаил Хәкимовка “Татарстан республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены тапшырылды. Тарих институты җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салиховка “Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. Гомум сораулар буенча җитәкче урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миңнуллин һәм Яңа тарих бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Комментарийлар