Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие белән очраша һәм Чехиядә Danaflex заводын ачуда катнаша

Бүген Татартсан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашачак, шулай ук Чехиядә Татарстанның Danaflex компаниясе заводын ачуда катнашачак....

Бүген Татартсан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашачак, шулай ук Чехиядә Татарстанның Danaflex компаниясе заводын ачуда катнашачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие белән очраша һәм Чехиядә Danaflex заводын ачуда катнаша
«Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
РФ Баш мөфтие белән очрашудан соң ТР Президентын Чехия Республикасына ике көнлек сәфәр көтә. Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендә MSR Engines компаниясе заводы белән танышырга, шуннан соң Простеёв шәһәрендә Татарстанның Danaflex компаниясе заводы ачылышында катнашырга ниятли.
Чәршәмбе көнне, 6 мартта, ТР Президенты икътисади, сәнәгый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашачак.
«Данафлекс» компанияләр төркеменә 2001 елда Татарстанда нигез салынган, аның Казанда һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерү мәйданчыклары бар. Компанияләр төркемендә 1,2 меңнән артык хезмәткәр эшли. 2018 елда компаниянең табышы 12,1 миллиард сум чамасы тәшкил иткән.
Фото: архив tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182034/

Комментарийлар