Миңнеханов "Ренова" җитәкчелеге вәкиле белән сәнәгатьне цифрлаштыру турында фикер алышты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәр кыла. Визит кысаларында ул «Ренова-Холдинг Рус» ҖЧҖнең стратегик планлаштыру һәм үсеш буенча директоры Олег Фомичев белән очрашты.Бу...
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәр кыла. Визит кысаларында ул «Ренова-Холдинг Рус» ҖЧҖнең стратегик планлаштыру һәм үсеш буенча директоры Олег Фомичев белән очрашты.

Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар нефть чыгару, нефть химиясе һәм «кара алтын» эшкәртү, машина төзелеше өлкәләрендә сәнәгый җитештерүне цифрлаштыру буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Очрашуда ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың зур предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Комментарийлар