Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Путин биргән йөкләмәләрнең үтәүлүе турында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путинның Татарстандагы иҗтимагый оешмалар белән очрашуыннан соң, республика хакимиятенең бер генә проблемасы да игътибарсыз калмады. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миң...

Россия Президенты Владимир Путинның Татарстандагы иҗтимагый оешмалар белән очрашуыннан соң, республика хакимиятенең бер генә проблемасы да игътибарсыз калмады. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Миңнеханов Путин биргән йөкләмәләрнең үтәүлүе турында сөйләде
“Ул сөйләшүдә конкрет йөкләмәләр бирелде. Бу архитектор студентларны җәлеп итү дә, торак йортларны сатуда чикләүләр булдыру да, онкодиспансерга реконструкция ясау да, мәктәпләрдә урыннар җитмәүне хәл итү дә, киртәсез мохит тә, Яр Чаллыда “Мастеровые” рус драма театрына яңа бина төзү дә, ТУ-144 очкычы базасында авиатөзелеш музеен булдыру да ярдәм күрсәтү дә...”, - дип санады Рөстәм Миңнеханов.
“Проблемалы вак кына темаларның да игътибарсыз калмавы куандыра. Ягъни, Владимир Путин белән очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр чишелмичә калмаячак. Яки карар инде бар, яки теманы тәфсилләп өйрәнгәннән соң әзерләнәчәк”, - дип өстәде ул.
Татарстан Президенты һәр мәсьәлә буенча да сроклар һәм җаваплы кешеләр билгеләнәчәк диде. “Россия Президенты биргән йөкләмәләрнең вакытында һәм тиешле сыйфат белән эшләнәчәгенә шәхсән үземдә тамчы да шик юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Владимир Путинның республика җәмәгатьчелеге белән очрашуы 12 февральдә милли проектлар турында беренче тапкыр фикер алышу кысаларында узды. Ул торак шартларын һәм шәһәр мохитен үстерү темасына багышланган иде. Бу эш өчен Россия Дәүләт Советының эшче төркеме җаваплы. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185773/

Комментарийлар