Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Прагада форумда: Без Чехия бизнесын Татарстанга җәлеп итү белән кызыксынабыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Россия - Чехия бизнес-форумында катнашучыларны Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.Форум ик...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Россия - Чехия бизнес-форумында катнашучыларны Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.


Миңнеханов Прагада форумда: Без Чехия бизнесын Татарстанга җәлеп итү белән кызыксынабыз


Форум икътисади, сәнәгый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе утырышы кысаларында узды.
Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Чехии
Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Чехия җитәкчелегенә уртак проектлар һәм инициативалар өчен рәхмәт әйтте.
«Безне Чехия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итү кызыксындыра һәм ике як өчен дә отышлы элемтләләрне киңәйтүгә шат булачакбыз. Чехия Республикасы Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган ел Татарстан – Чехия товар әйләнеше 41 процентка арткан һәм 632 миллион АКШ доллары тәшкил иткән», — диде Татарстан Президенты.
Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Чехии
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Татарстан икътисады, республикада нефть чыгарылуы, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе үсеш алуы турында кыскача сөйләде. Шулай ук автомобиль, самолет һәм вертолет, елга һәм диңгез суднолары, газ чыгара торган һәм компрессор станцияләре һ.б. эшли.
«Без Чехия компанияләренең Россиядә эшләү мәйданчыгы өчен безнең республиканы сайлаулары белән кызыксынабыз», – диде Татарстан Президенты.
Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Чехии
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182150/

Комментарийлар