Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов: Күп функцияле үзәк эшенең нәтиҗәлелеге хакимияткә мөнәсәбәттә чагыла

Республиканың күп функцияле үзәкләре (КФҮ) эшенең нәтиҗәлелеге, асылда, кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрендә чагыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип саный. Бу турыда Та...

Республиканың күп функцияле үзәкләре (КФҮ) эшенең нәтиҗәлелеге, асылда, кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрендә чагыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип саный. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Миңнеханов: Күп функцияле үзәк эшенең нәтиҗәлелеге хакимияткә мөнәсәбәттә чагыла
Республиканың күп функцияле үзәкләре эшчәнлеге йомгакларын һәм үсеш перспективаларын бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршында карадылар. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Алексей Песошин сүзләренчә, хәзерге вакытта республика КФҮ челтәре – илдә иң масштаблыларның берсе. "Ел саен үзәкләр челтәре артып кына калмый һәм хезмәт күрсәтүләр саны арта бара. КФҮ аша хезмәт күрсәтү аларны башкару этапларын оптимальләштерә", - диде ул.
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова хәбәр иткәнчә, 4 ел эчендә Татарстанның күп функцияле үзәкләре челтәре киңәя бара. Бүген барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында "Минем документлар"ның 55 офисы эшли. Бу – 47 филиал, 7 бүлек һәм Казанда 1 өстәмә офис.Хезмәт күрсәтүләр өчен акча алынмый.
Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, КФҮ эшенең нәтиҗәлелеге асылда кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрендә чагыла. "КФҮ үстерү – безнең уртак бурыч. Бу эшкә безнең барлык ведомстволар, федераль структуралар, мәгълүмат системалары да җәлеп ителде", - диде ул.
Бөгелмәдә, Алабугада, Әлмәттә "тәрәзәләр" җитми. Казанның кайбер районнарында йөкләнеш зур. "Әлеге учреждениеләр тору урынныннан ерак булмаска тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул авылларда күчмә кабул итүләр санын арттырырга кушты. "Барлык авыл җирлекләре җитәкчеләре автомобильләр белән тәэмин ителде. Белгечләрне чакырыгыз һәм урыннарда кабул итүләр оештырыгыз", - диде Президент.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185817/

Комментарийлар