Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Ижевскида яшь талантларга ярдәм күрсәтүгә багышланган утырышта чыгыш ясаячак

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында яшь талантларны ачыклау, сәләтле егетләр һәм кызларга ярдәм күрсәтү чаралары...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында яшь талантларны ачыклау, сәләтле егетләр һәм кызларга ярдәм күрсәтү чаралары турында доклад белән чыгыш ясаячак.
Миңнеханов Ижевскида яшь талантларга ярдәм күрсәтүгә багышланган утырышта чыгыш ясаячак
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Моннан тыш ул Ижевскида узачак киңәшмәдә дә катнашырга ниятли. Киңәшмәне Россия Куркынычсызлык советы сәркатибе Николай Патрушев һәм РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрә.
«Ижевскида Идел буе федераль округы төбәкләрендә талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, яшь кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру темасына багышланган РФ Президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясар дип көтелә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстанда яшь талантларның сәләтләрен үстерү һәм яшь кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән хәрәкәтләр һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Сәләт» хәрәкәтен, «Безнең Татарстан» яшьләр форумын һәм «Кадрлар резервы» проектын атап үтәргә мөмкин.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182406/

Комментарийлар