Миңнеханов Иминлек Советы Секретаре һәм Идел буе округында вәкилнең утырышында катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскида Россиянең Иминлек Советы Секретаре һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә киңәшмәсендә катнашты. Б...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскида Россиянең Иминлек Советы Секретаре һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә киңәшмәсендә катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларга, шулай ук Идел буе федераль округында урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә гражданлык билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүне диверсификацияләүгә багышланган.
Россия Куркынычсызлык Советы Секретаре Николай Патрушев элек Россия Президенты Владимир Путинның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан җитештерүдә гражданлык һәм икеләтә билгеләнештәге югары технологияле продукция өлешен арттыру бурычын куйганлыгын искәртте.
Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча Идел буе оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең инвестицион гражданлык проектларын финанслау күләме 6 млрд сумнан арткан. Бу Россиядә финансланган барлык проектларның 43 процентын тәшкил итә. «Ростех» дәүләт корпорациясе «Конверсия» фәнни-җитештерү берләшмәсе булдырган. Идел буе федераль округында Россия экспорт үзәге бүлекләре ачылган.
«Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең тармак министрлыклары белән тиешле хезмәттәшлеге дә җайга салынмаган, алар медицина, ягулык-энергетика комплексы, элемтә, микроэлектроника, машина һәм станоклар төзү, транспорт комплексы белән кызыксынырга тиеш», - диде Николай Патрушев.
Россия Куркынычсызлык Советы Секретаре юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау белән бәйле эшләрне координацияләү буенча гомумроссия үзәген булдыру кирәклеген билгеләп үтте.

Комментарийлар