Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов: Илкүләм проектларның максаты – республиканың тормыш сыйфатын яхшырту

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларның максаты - илне үзгәртү, гражданнарның, шул исәптән, Идел буе федераль округының һәм, аерым алганда, республиканың тормыш сыйфатын яхшырту ди...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларның максаты - илне үзгәртү, гражданнарның, шул исәптән, Идел буе федераль округының һәм, аерым алганда, республиканың тормыш сыйфатын яхшырту дип белдерде. Бу хакта ул журналистларга Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында сөйләде.
Миңнеханов: Илкүләм проектларның максаты – республиканың тормыш сыйфатын яхшырту
“Татарстанда илкүләм проектларның барлык юнәлешләре буенча җитди эш алып барыла. Һичшиксез, алар гамәлгә ашырылачак”, - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда норматив-хокукый актлар мөһим роль уйный, шуңа күрә нәтиҗәлерәк эшләү өчен аларны гадиләштерү һәм оптимальләштерү дә мөһим.
"Бу сорауларга төбәкләр тиз арада җавап бирә һәм Федераль Җыелышка төгәл сигнал бирә ала. Мондый эш Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә оештырылган”, - дип бәяләде ул.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188850/

Комментарийлар