Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Давоста: Әгәр кайда да булса безне көтмәсәләр, без башка ишек табачакбыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумының «Россия һәм дөнья» сессиясендә эксперт сыйфатында чыгыш ясады һәм Россиянең ислам илләре белән аралашуын җайга салу туры...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда атом-төш медицинасы кластеры төзү турында Давоста сөйләште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумының «Россия һәм дөнья» сессиясендә эксперт сыйфатында чыгыш ясады һәм Россиянең ислам илләре белән аралашуын җайга салу турында сөйләде. Татарстан Президентының видеочыгышларын танылган телетапшырулар алып баручы Тина Канделаки бастырып чыгарды.
«Мөселман факторы бар. Ул гарәп дөньясында, Урта Азиядә бик күп ишекләр ача һәм безнең яхшы мөнәсәбәтләр барлыка килә. Әйтик, бүген Төркия - безнең иң төп инвесторларның берсе: соңгы җиде-сигез елда ун эре завод төзелде.
Россия Президенты Владимир Путин мине "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме координаторы итеп билгеләде, һәм без бу вакытны файдаланырга тырышабыз. Безне кая да булса көтеп тормасалар, без башка ишек табабыз. Иң мөһиме - һәрчак эзләнергә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179372/

Комментарийлар