Миңнеханов BI Group җитәкчесе белән уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның иң зур инвестиция-төзелеш холдингларыннан берсе - BI Group компаниясенең директорлар советы рәисе Айдын Рәхимбаев белән очрашты. Бу хакта ТР Президе...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның иң зур инвестиция-төзелеш холдингларыннан берсе - BI Group компаниясенең директорлар советы рәисе Айдын Рәхимбаев белән очрашты.

Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары хакында фикер алыштылар», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Forbes журналы мәгълүматлары буенча, BI Group инвестиция-төзелеш холдингы Казахстанның 50 иң зур шәхси компаниясе арасына керә. 1995 елда нигез салынган холдинг төзелеш, девелопмент һәм инжинирингның төрле өлкәләрендә тәкъдим ителгән. Әйтик, 2018 елда компания Астанадагы Ботаника бакчасын тәртипкә китергән һәм Казахстан башкаласының үзәк паркында Есиль елгасы аша җәяүлеләр күпере төзегән. BI Group холдингының Россия, Согуд Гарәбстаны һәм Төркиядә вәкиллекләре бар.

Комментарийлар