Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов автомобильләр сату буенча Россиянең иң зур мегамоллын ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә автомобильләр сату буенча иң зур мегамолл ачты. Гомуми мәйданы 8 гектар булган объект Казан янындагы М7 трассасында урнашкан.«Район өчен бу эш урыннары,...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә автомобильләр сату буенча иң зур мегамолл ачты. Гомуми мәйданы 8 гектар булган объект Казан янындагы М7 трассасында урнашкан.
Миңнеханов автомобильләр сату буенча Россиянең иң зур мегамоллын ачты
«Район өчен бу эш урыннары, салымнар. Тулаем алганда, сатып алучылар өчен бу гарантияле нормаль автомобиль сатып алу һәм синең проблемаларың булмаячак дигән гарантия», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Мегамоллны ачу 200 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта 135 эш урыны булдырылган. Беренче чиратны тапшырганда инвестицияләр күләме 730 млн сум тәшкил итте, икенче чиратны тапшырганда 1 млрд сум булачак. Ул 2021 елда тапшырылачак. Автомобиль компаниясенең Директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев республика хакимиятенә мондый эре проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә торган уңайлы инвестицион климат тудырган өчен рәхмәт әйтте.

«Без алга таба да клиентларның ихтыяҗларын өйрәнәчәкбез, республикабыз һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр үзләрен биредә уңайлы һәм куркынычсызлыкта хис итсен өчен эшләячәкбез», - диде ул.
Территориядә җиде павильон (аларның дүртесе эшли, өчесе төзелеш процессында), анда автомобиль экспозициясе урнашкан (43,1 мең кв.м), автомобильләрне сатуга әзерләү өчен сервис зонасы (4,4 мең кв.м), шулай ук клиентлар зонасы, анда автомобильләр сату, автокредитлау, лизинг һәм trade-in өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең тулы спектры күрсәтелгән.
Мегамолл концепциясе барлык тәкъдим ителгән экземплярлар сегментлар һәм бәяләр диапазоны буенча бүленәчәк, дип фаразлый. Гомумән алганда, территориядә бер үк вакытта 2 меңгә якын автомобиль урнаша алачак. Комплексның проект куәтләре елына 24 мең машина сатуга исәпләнгән.


Фото: Владимир Васильев

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197265/

Комментарийлар