Логотип «Мәйдан» журналы

Минем нәсел тамгам

Бервакыт мин әтиемнән безнең нәсел тамгасы турында сораштым. Ул моңа бик гаҗәпләнде, бу мәсьәләдә аның бернәрсә дә белмәве йөзенә чыккан иде. Шуның белән нәсел тамгасын табарга дигән теләгем сүнде. Ми...

Бервакыт мин әтиемнән безнең нәсел тамгасы турында сораштым.
18-2_tamga_foto
Ул моңа бик гаҗәпләнде, бу мәсьәләдә аның бернәрсә дә белмәве йөзенә чыккан иде. Шуның белән нәсел тамгасын табарга дигән теләгем сүнде. Минем өчен ул кайдадыр еракта, инде күреп булмаслык гайре табигый нәрсә булып истә калды. Беркайчан да борынгы ата-бабаларымның мал-мөлкәтләрен ничек тамгалауларын һәм нинди имза салуларын белә алмаячакмын дип уйладым.
Үзебезнең нәсел шәҗәрәсен төзегәндә минем кулыма Казан өязе Җөри даругасындагы (хәзерге Теләче районы Иске Җөри авылы исеменнән чыгып бирелгән) Түбән Козгынчы авылының 1719 елгы ревизия кенәгәсе килеп эләкте. Авыл халкы исеменнән әлеге документка ике кеше – авыл башлыгы Кильмәмет Шиһаев һәм сайлап куелган Биктимер Чүмәков үз тамгаларын куйганнар. Биктимер бабай — минем шәҗәрәмдәге 10 буын вәкиле. Менә шулай итеп, көтмәгәндә, мин нәсел тамгамның нинди икәнен белдем.
Берничә елдан туган авылым Түбән Козгынчыга кайттым. Төп нигездә әтиемнең энесе Мансур абый яши. Ул үзендә сакланган, бабам Мифтахетдин Шәрәфетдиновка 1948 елда бирелгән хәрби билетны, миңа бүләк итте. Өйгә кайткач, шәхси имза урынына һәм «исәпкә алу кагыйдәләре» астында шул ук өч йөз еллык тамга булуына игътибар иттем. Тик аның аскы сызыгы гына башка якка караган иде. Соңрак бу тамганы Мифтах бабай имзалаган башка документларда да күрдем. Дөрес, аның сызыклары кәкре һәм тигезсезрәк килеп чыккан, чөнки аның крәстиян куллары каләм тотарга гадәтләнмәгән.
18-2_tamga_foto-3
Кагыйдә буларак, укый-яза белмәгән кешеләр имза урынына тамга куйганнар. Әтием сөйләгәнчә, революциягә кадәрге татар авылларының башка балалары кебек үк, бабамны да, авыл мәчете мәдрәсәсенә укырга биргәннәр. Аның белемгә хирыслыгы булмаган, ул еш кына мәчетнең хуҗалык эшләрендә катнашып, укудан кача торган булган. Бабамның укырга яратмавы аның тамгасы киләсе буыннар өчен сакланып калуына сәбәпче булган.
300 ел эчендә безнең нәсел тамгасы бераз үзгәргән. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Тамга тәгаен йорт хуҗалыгына бәйле булган. Сүз уңаеннан, бездә йорт хуҗалыгын «пуҗым» дип атыйлар. Шулай итеп, пуҗымның тамгасы әтисеннән төп нигездә яшәп калган улына һәм аның оныгына күчә барган. Әгәр гаилә үзенә йорт салып хуҗалык булып аерылып чыкса, ул төп нигезнең тамгасына охшатып үзенекен ясый торган булган. Мәсәлән, безнең очрактагы шикелле, нинди дә булса сызыкны кире борып куеп, яисә тагын бер сызык өстәп һ.б.
Татарларда нәсел тамгасы XX гасыр урталарына кадәр яши. Сүз уңаеннан, аларны авыл советларында сакланучы совет чоры хуҗалык кенәгәләрендә очратырга мөмкин. Революциягә кадәрге документларда аларны мәчетләрнең метрикә кенәгәләрендәге никах имзалары урынында күрергә була. Аларны балалары никахлашуга ризалык биргән гаилә башлыклары куйган. Шулай ук тамгаларны авыл кенәгәләрендә, төрле гаризаларда, үтенечләрдә, хатларда, ревизия кенәгәләрендә һ.б.очратырга мөмкин.
«Җайдак» интернет-басмасы өчен логотип эшләгәндә, аны татар тамгаларына охшатып ясарга булдым. Ә «А» хәрефен, бераз гына үзгәртеп, үземнең нәсел тамгасы итеп ясадым. Эш шунда ки, минем Мифтах бабайның тамгасына хокукым юк. Тамга Мансур абыйга күчкән, чөнки ул төп нигездә яши. Логотип ясаганнан соң, минем дә үз шәхси тамгам барлыкка килде һәм минем аңа тулы хокукым бар, чөнки мин үз хуҗалыгым белән әти-әнидән аерым яшим.
18-2_tamga_foto-4
Ленар Мифтахныкы.

Җайдак

Комментарийлар