Логотип «Мәйдан» журналы

Мин синнән яңгырлар көтәрмен...

КҮЗЛӘРЕҢНӘН САГЫШЛАРНЫ ҮБӘМ Ник китәләр, дисең, бер-бер артлы,Ник китәләр, дисең, иртәләп?Әле безнең яшәр вакыт ласа,Кадерләрен белеп, иркәләп. Күзләреңдә – мең төсмерле диңгез.Күзләреңдә –...

КҮЗЛӘРЕҢНӘН САГЫШЛАРНЫ ҮБӘМ
 
Ник китәләр, дисең, бер-бер артлы,
Ник китәләр, дисең, иртәләп?
Әле безнең яшәр вакыт ласа,
Кадерләрен белеп, иркәләп.
 
Күзләреңдә – мең төсмерле диңгез.
Күзләреңдә – фирүзәдәй күк.
Мин дә, сорауларга җавап тапмый,
Бәргәләнә идем синең күк.
 
Бер орыныр өчен иңнәренә
Әллә ниләр бирер идем дә...
Ышанырга кала: көтәләр, дип,
Кочар өчен безне – тегендә...
 
Ышанырга кала: хәерлегә...
Табар идекмени, югалтмый?!
Күзләреңнән... сагышларны үбәм...
Сүзләр инде күптән юатмый!
 
 
CATHARSIS
 
Берни дә юк җирдә безгә кадәр,
Берни дә юк җирдә бездән соң.
Алтын йөгертелгән күк – зәп-зәңгәр,
Үлән арасында – мең тылсым.
 
Каршыбызга үлем оча гүләп, –
Алыпмы без, тузан хәтлекме...
Беркем дә юк бездән хәсрәтлерәк,
Беркем дә юк бездән бәхетле.
 
Гомер шәмдәлендә йөрәк яна.
Дөрләр дә ул... пыскып бетмичә...
Берни дә юк җирдә гел өр-яңа,
Берни дә юк җирдә искечә.
 
Кемдер юлын гел турыдан ярыр,
Кемгә – уңга, кемгә – сулгадыр.
Беркем дә юк җирдә кабатланыр,
Беркем дә юк җирдә югалтыр.
 
Томаннардан алма исе килә...
Нәкъ игезем кебек Көзе дә...
«Китә калсаң, онытырмын!» – димә.
Мин дә вәгъдә бирмим үземә.
 
Ай көмешләп чиккән күк – зәп-зәңгәр.
Галәм гүли – анда мең тылсым.
Беркем дә юк җирдә безгә кадәр.
Беркем дә юк җирдә бездән соң.
 
 
* * *
Сагыну – сагыныр өченгә...
Ирендә – суп-сусыл кар тәме...
Ни йөртә, җаннарын актарып,
Җир буйлап тынгысыз бәндәне?!
 
Юлларын сүтеп, йә төенләп...
Күкерттәй кабызып... сүндереп...
Язмыштан югары күтәреп,
Ә аннан – сыныкка күндереп.
 
Мин белмим... Белмәвем хәерле!
Хәерле белмәвең синең дә!
– Меңәрләп йолдызлар кабынды, –
Диясең, – шәһәрем күгендә!
 
Йолдызлар – кабыныр өченгә...
Атылыр өченгә – сызылып...
Җанымда – суп-сусыл кар тәме...
Канымда – күм-күмер кызулык...
 
Бу Көзнең Кыш белән кисешкән
Дуамал мәледер – ышаныйк!
...Йөрәгем сиңарак күченә,
Үз тарту көченнән бушанып...
 

Луиза ЯНСУАР


Фото: https://www.freepik.com/photos/floral


Авторның башка шигырьләрен «Мәйдан» №8 (2021 ел) саныннан укый аласыз 











 










Комментарийлар