Логотип «Мәйдан» журналы

"Мин көтәрмен, тик син... ашыкма"

6 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсендә язучы, журналист Зөлфия Мансурның китабын тәкъдим итү чарасы уздырыла.Зөлфия Мансур-Ганиуллина 5 кыз әнисе буларак билгеле шәхес. Йөрәк парәләре-Рәф...

6 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсендә язучы, журналист Зөлфия Мансурның китабын тәкъдим итү чарасы уздырыла.
Зөлфия Мансур-Ганиуллина 5 кыз әнисе буларак билгеле шәхес. Йөрәк парәләре-Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсуны язмыш аңа иреннән китеп, ялгыз тәрбияләргә, аякка бастырырга мәҗбүр итә. Әлегә кадәр Зөлфия Мансурның хикәяләре матбугатта басылып торса да, ул китап чыгару хыялы белән янып яшәгән.
Нихаять хыяллар чынга ашты! Авторның «Мин көтәрмен, тик син… ашыкма» исемле китабы дөнья күрде. Әлеге китапта авторның 35 хикәясе урын алган. Зөлфия Мансур тумышы белән Арча районы Шушмабаш авылыннан. 2016 елның 5 сентябрендә язмыш аны каты авыру белән тагын зур сынау алдына куя. Зөлфия Мансурга инсульт була, авыр операция кичерә. Бүгенге көндә ул инде шактый тернәкләнгән, якыннары ярдәме белән аягында басып тора ала.
Кичә концерт номерлары, Зөлфия Мансурның кызлары чыгышлары белән үрелеп барачак. Герой-ананың җиңелләрдән булмаган язмышын чагылдырган барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар тамашачылар күңелендә үз урынын алыр, якты истәлек булып кереп калыр, дип ышанасы килә.
z-mansur
 
Резеда ГАЙНЕТДИНОВА,

Шәһәр үзәк китапханәсе Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире

Комментарийлар