Логотип «Мәйдан» журналы

Милли хәрәкәт ветераны Шамил Каюмов вафат

Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә.Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, Шамил Каюмовны...

Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә.

Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, Шамил Каюмовның йөрәге авырткан, ул күптән түгел хастаханәгә яткан булган.
«Шамил Каюмов 90 елларда Казанда татар мәктәпләре ачу юнәлешендә актив эш алып барды. Аның башлангычы һәм тырышлыгы белән дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре ачылды», — ди Фәрит Зәкиев. Ул Шамил Каюмовның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.
Шамил Каюмовның туганы Наил Хәбибуллин әйтүенчә, хушлашу мәрәсиме иртәгә, 4 сентябрьдә, Яңа бистәдәге татар зиратында булачак.
 

Автор: Рәмис Латыйпов


Фото: Шамил Каюмовның Фейсбуктагы аккаунтыннан


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-09-2021/milli-h-r-k-t-veterany-shamil-kayumov-vafat-5836275

Комментарийлар