Милли телеканаллар җитәкчеләре мөрәҗәгате: «Үтермәгез безне!»
Узган атнада Казанда дүрт милли телеканал: Башкортстанның - БСТ, Татарстанның – ТНВ, Якутиянең – “Саха” һәм Ханты Мансийскиның “Югра” каналлары җитәкчеләре очрашты. Алар төбәкләрдәге күптелле те...
Узган атнада Казанда дүрт милли телеканал: Башкортстанның - БСТ, Татарстанның – ТНВ, Якутиянең – “Саха” һәм Ханты Мансийскиның “Югра” каналлары җитәкчеләре очрашты.
Алар төбәкләрдәге күптелле телеканаллар статусын закон чыгару югарылыгында карап, аларны берәр цифрлы мультиплекска кертүне сорап Россия Федерация Советы һәм Дәүләт Думасына, Телерадиовещаниены үстерү буенча хөкүмәт комиссиясенә, төбәкләр парламентлары исеменә мөрәҗәгать әзерләде. Телеканаллар җитәкчеләре сүзләренчә, хәзер тәкъдим ителүче вариантлар берничә елдан төбәкләрдә милли телеканаллар бетүгә китерәчәк.
“Без — Россия Федерациясе субъектларының милли һәм төбәк телекомпанияләр җитәкчеләре, цифрлы эфир телетапшырулары өлкәсендәге вазгыять уңаеннан борчылуыбызны белдерәбез. Мәгълүм булганча, 2018 елдан Россиядә мондый телетапшыруларны туктату планлаштырылган. Телевизор караучылар цифрлы эфир форматында беренче һәм икенче мультиплекска кергән 20 федераль каналны яхшы сыйфатта бушлай карый алачак. Әмма рус һәм Россия халыкларының башка телләрендә ике яки күптелле тапшырулар күрсәтүче төбәк телеканалларына цифрлы телевидение эфирында, гәрчә башта беренче мультиплекста планлаштырылган булса да, һич кенә дә урын табылмады.
Телевидениене цифрлаштыру ерак авылларда яшәп, ике-өч каналдан артыгын карый алмаучыларны мәгълүмати тигезсезлектән коткаруны күздә тоткан иде. Әмма хәзерге рәвештәге цифрлы эфир телевидениесенә күчү тигезсезлекне тагын да арттыра гына һәм бу бигрәк тә милли республикаларга кагыла. Нәтиҗәдә, Россиянең милли республикаларында һәм округларында яшәүчеләр туган телдә бушлай цифрлы эфир телевидениесе форматындагы тапшырулар алып баручы телеканалларны карау мөмкинлегеннән мәхрүм булачаклар. Шул рәвешле Россиянең саха, башкорт, татар, удмурт һәм башка милләтләренең хокуклары бозылачак. Ә бит бу хокукларны Россия Федерациясе Конституциясе гарантияли.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, без сездән Россия Федерациясе субъектлары территориясендә ике телле яки русча һәм Россия Федерациясе халыкларының башка телләрендә тапшырулар алып баручы телеканалларга “кулай һәм мәҗбүри” статусы бирүдә һәм аларны цифрлы эфир телевидение мультиплекслары составына кертүдә булышлык күрсәтүегезне сорыйбыз.
Милли һәм төбәк каналларының “мәҗбүри кулай” исемлегенә керүе аларның бөтен тапшырулар даирәсендә (эчендә) булуын тәэмин итәчәк һәм аларның түләүле каналга әйләнүләренә юл куймаячак.
Әлеге мәсәләне хәл итү - илебездә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итәчәгенә, үзенең төбәкләре белән һәрвакыт көчле булган Бөек күпмилләтле Россиянең үсешенә китерәчәгенә тирәнтен ышанабыз” , - диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
– Элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертүне сорыйбыз. Анда региональ телекомпанияләрне мәҗбүриләр исемлегенә кертүче маддәләр булырга тиеш. Ешлыклар да бар, мөмкинлекләр дә, мәсьәләнең хәл ителүе генә кирәк. Без моның өчен бернинди дә каршылыклар күрмибез. Ярар, безнең каналлар беренче мультиплекска эләкмәсен, ди, икенчесенә дә, өченчесенә ризабыз, - ди ТНВ ның генераль директоры Илшат Әминов.
Комментарийлар