14 һәм 15 декабрьдә мәдәни яңа ел программасы тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәләр, балалар һәм фольклор коллективлар чыгышы, мастер-класслар һәм фотозоналар булачак.
“Музей базары” кысаларында 14 декабрьдә “Музей сувениры” республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Аны оештыручылар Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча Дәүләт комитеты, Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Музейлар ассоциациясе һәм танылган сәнгать белгечләре.
Яңа ел күргәзмәсендә XVIII һәм XIX гасырларда популяр булган сирәк уенчыклар тәкъдим ителәчәк. Музей кунаклары борынгы сәгатьләр коллекциясен дә күрә алачак.
- Җиде ел дәвамында Татарстанның Милли музее халык һөнәрләрен саклау һәм үстерү максатыннан күргәзмәләр оештыра.
Милли музей яңа ел чараларына кунакларны 31 декабрьгә кадәр көтә. Ә 2019 елның 2 гыйнварыннан музей көн саен эшләячәк.
Комментарийлар