Логотип «Мәйдан» журналы

Милли музейда «Сак-Сок», «Казан сөлгесе», «Сабантуй» картиналары тәкъдим ителәчәк

Иртәгә, 11 февраль көнне, Татарстан милли музеенда «Гасырдан — гасырга» дип аталган күргәзмә эшли башлаячак. Анда рәссам Финат Нәбиуллинның картиналары тәкъдим ителәчәк.Күргәзмә рәссамның юбилеена баг...

Иртәгә, 11 февраль көнне, Татарстан милли музеенда «Гасырдан — гасырга» дип аталган күргәзмә эшли башлаячак. Анда рәссам Финат Нәбиуллинның картиналары тәкъдим ителәчәк.milli-muzej
Күргәзмә рәссамның юбилеена багышланган, 31 гыйнварда Финат Нәбиуллинга 60 яшь тулды.
«Музейга килүчеләр күргәзмә өчен махсус язылган һәм моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән „Сак Сок“, „Казан сөлгесе“, „Татар бистәсе манаралары“, „Сабантуй“ һәм башка картиналар белән таныша алачак», — дип сөйләде Татарстан милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, күргәзмә берничә бүлектән тора.
«Күргәзмәдә татар халкы мәдәниятенә һәм пейзажларга багышланган, шулай ук анимацион серияләр була. Тарихи сериядә Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы турында картиналар тәкъдим ителә», — дип өстәде Ленар Нәгыймов.
Картиналарны тәкъдим итү 11 февральдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак. Күргәзмә 26 февральгә кадәр дәвам итә.
Финат Нәбиуллин — күпсанлы күргәзмәләрдә катнашучы рәссам. Аның эшләре Казан, Уфа, Омск, Пенза музейларында, Россия һәм Германия, Франция, Чехия, Голландия, АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссиядә шәхси коллекцияләрдә саклана. Рәссам Россия рәссамнары иҗади Берлегенең «Ватан» мәдәниятенә керткән өлеше өчен» бронза медале, төрле ведомстволарның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
 

Фото: Илнар Төхбәтов 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/10-02-2021/milli-muzeyda-sak-sok-kazan-s-lgese-sabantuy-kartinalary-t-k-dim-itel-ch-k-5805333

Комментарийлар