Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы
30 июнь көнне Казандагы “Корстон” комплексында Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумы кысаларында семинар узды.Хәзерге вакытта журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат ти...
30 июнь көнне Казандагы “Корстон” комплексында Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумы кысаларында семинар узды.
Хәзерге вакытта журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат тиражы 12 процентка, реклама керемнәре 32 процентка кимегән. Бу хакта семинар барышында Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта редакцияләрдә штат кыскартыла. Кризис шартларында журналистика трансформация кичерә. Бу котылгысыз, чөнки бүген 1-2 кеше белән дә редакция оештырырга мөмкин. Бу, үз чиратында, журналистның берничә эшне берьюлы башкаруын күз уңында тота: ул яза да, фотога яки видеога да төшерә, кирәк икән, видеоязманы монтажлап, эфирга да бирә белергә тиеш. Юк икән, аның урынына башкалар килә, дип сөйләде Маргарита Лянге.
Кризис шартларында авырлык күбрәк басма милли матбугат чараларына төшә: аларга катгый көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Укучылар саны көннән-көн кими. Моңа билгеле бер дәрәҗәдә “тел киртәсе” дә йогынты ясый, чөнки милли телләрдә укучылар гына түгел, сөйләшүчеләр дә азая. Әмма милли басмаларны саклап калу бик мөһим, чөнки алар туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы булудан тыш, еш кына беренчел мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итә. Милли матбугат аудиториягә тугрылыгы, һәркемгә якын, әһәмиятле, кызыклы булырдай темаларны яктыртуы белән аерыла.
Маргарита Лянге фикеренчә, милли матбугат чараларын саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк. Ул басмаларның интернет-версиясен үстерү, штат санын кыскартып, булган хезмәткәрләрне “мультимедиалылык”ка өйрәтү, төрле акцияләр, бәйгеләр һәм башка кызыклы чаралар үткәреп, үз-үзеңне рекламалау, шул рәвешле, аудиториядә генә түгел, хакимияттә дә ММЧга карата лояль караш булдыру мөһимлеген ассызыклады. Киләсе 5-7 елда журналистика тармагының гаҗәеп үзгәрешләргә дучар булачагын билгеләп, алардан курыкмаска өндәде.
Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнаша. Форумның пленар утырышы бүген “Корстон” комплексында уза.

Комментарийлар