Логотип «Мәйдан» журналы

«Милли китап» нәшрияты дастаннар тупланган «Чыңгызнамә» басмасын чыгарды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә «Чыңгызнамә» дип аталган китап дөнья күрде. Китап тарихи дастаннарга багышлана. Бу турыда китапханәнең матбуг...

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә «Чыңгызнамә» дип аталган китап дөнья күрде. Китап тарихи дастаннарга багышлана. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Милли китап» нәшрияты дастаннар тупланган «Чыңгызнамә» басмасын чыгарды
Әлеге сериядәге китапларның төзүчесе, басмага әзерләүчесе һәм эчендәге фәнни мәкаләләр авторы – археограф, текстолог Раиф Мәрданов. Китапта «Чыңгызнамә» («Дәфтәри Чыңгызнамә») исеме белән бер җыентыкта туплап йөртелгән «Чыңгыз хан нәселе», «Аксак Тимер», «Гайса улы Амәт» һ.б. борынгы татар дастаннары тупланган.
Төрле күләмдәге дастан текстлары 15 кулъязма күчермәдән җыелган. Аларның күпчелеге Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә саклана һәм беренче мәртәбә басыла. Кереш мәкаләдә «Чыңгызнамә» китабының өйрәнелү тарихы, авторлык мәсьәләсе, кайсы чорга каравы, хәзергәчә сакланган күчермәләре турында һәм башка мәгълүматлар тәфсилләп язылган.

"Фән дөньясында инде үзенең лаеклы урынын алган, тарих һәм филология галимнәре зур кызыксыну белән кабул иткән «Татар археографиясе» сериясенең бу китабы да татар халкының язма мирасын өйрәнүчеләргә файдалы булыр", диелә бу хәбәрдә.

  • Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында 2008 елда «Татар археографиясе» дип аталган махсус сериядә фәнни-популяр басмалар дөнья күрә башлады. Сериянең төп максаты – китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган тарихи, әдәби һәм башка төр язма истәлекләрнең текстларын басмага әзерләп нәшер итү аша татар кулъязма мирасын таныту.

  • Басма җыентыкларда кулъязма истәлекләрнең текстлары, фәнни мәкаләләр, кулъязмаларның тасвирламалары, искәрмәләр һәм русча резюме урын ала. Сакланыш дәрәҗәсе мөмкинлек биргәндә һәм ихтыяҗга күрә төп чыганакның күчермәсе – факсимилесы да – бастырыла. 2008 елдан 2019 елга кадәр «Татар археографиясе» сериясендә 23 фәнни басма дөнья күрде.


Фото: kitaphane.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188875/

Комментарийлар